Күптән түгел ул укыган Бәләбәй татар гимназиясендә чыгарылыш укучыларының очрашуы узды, әмма Эльвина, кайта алмау сәбәпле, бик матур видеоязма җибәрде. Бу хәбәрдән соң мин аның белән бәйләнешкә кереп, үзе турында тулырак сөйләвен үтендем.
Башта әйтеп үтим, Эльвина гимназиядә укыган чагында ук үзен бар яктан да сәләтле итеп күрсәтте: яхшы укыды, төрле фәннәрдән гимназия, район һәм республика кимәлендәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулады, Үзәк мәдәният сараена бию түгәрәгенә йөрде. Ә нәфис сүз остасы буларак, яттан ана телендә шигырьләр сөйләп, чараларны алып барып, һәркемне сокландыруын үзем дә яхшы беләм. Аннары ул Яр Чаллы педагогия университетына физика-математика факультетына укырга керде. Студент елларында да вуз, шәһәр дәрәҗәсендә үткәрелгән шигырь уку конкурсларында җиңүләр яулады.
Инде бүген Эльвина кайда, нәрсә эшли? Әйдәгез, аның язганнарына күз салыйк.
– Узган, 2024 елда (әллә 2023 ме?) Русия мәгариф министрлыгы миңа башка илгә практикага барырга уникаль мөмкинлек бирде. Шулай итеп мин Кыргызстан Республикасына эләктем, – дип яза Эльвина.
Күрәсең, математика фәнен укыткан кызны ошатканнардыр, аңа озаграк вакытка калып эшләргә тәкъдим ясыйлар. Практика ахырына үзен өйдәге шикелле хис иткән кыз калырга карар итә. Шулай да яңа елда Башкортстанга кайтып, кире киткәндә, ахырга кадәр – аэропортта утырганда – аны курку хисе, дөрес эшлимме дигән икеле уйлар газаплый. "Әмма, Аллага шөкер, барсы да әйбәт. Мин бүгенге көндә Каракол шәһәрендә Ломоносов исемендәге мәктәптә математика укытучысы булып эшлим. Бу күптән түгел генә ачылган, яңа мәктәп. Ә укуымны индивидуаль график буенча дәвам итәм", – дип яза Эльвина.
Ә анда балалар нинди, дигән соравыма: "Балалар бар җирдәгечә, кайчак кыенрак булып китсә дә, алар белән күңелле дә, кызык та! Бик әдәпле, тыйнаклар. Миңа һәм Русиядән укытучыларга укучылар да, укытучылар да хөрмәт белән карыйлар" – ди.
Ачык күңелле кыз, монда булуымны әлегә эш сәфәре дип кабул итәм, әмма ияләшермен дип тә шүрлим, чөнки яшьлек бусагамда язмыш китергән Кыргызстан дигән илне яратуым көчәя бара, – ди.
Аның язуына караганда, андагы табигать, горур таулар искиткеч, Башкортстанныкыннан һич калышмый икән. "Каникуллар вакытында ныклабрак танышасым, матурлыкка сокланасым килә. Монда кыргыз язучыларына һәм ханнарына, батырларына һәйкәлләр күп, – дип яза Эльвина.
Эльвинаның эш графигы бик тыгыз, төп эшеннән башка онлайн мәктәптә математикадан репетитор булып та эшли. "Бөтен вакытым дәресләргә әзерләнүгә китә. Уку ичке бишләргә кадәр бара. Безнең гимназиядәге шикелле, шахмат та, бию дәресләре дә бар, шуңа күрә барсы да якын һәм таныш, – дип яза ул.
– Традицияләр дә, тел дә охшаш, шуңа әллә ни кыенлык сизмим, – ди кыз. – Беркадәр кыргыз әдәбиятын укыдым да инде, барсы да диярлек аңлаешлы. Шулай да аермалыклар бар. Мәсәлән бездә собака – эт, ә мясо ит була, ә аларда, киресенчә, собака – ит, ә мясо – эт була. Аларны тыңлавы бик кызык.
Менә шулай эшли һәм яши ерак Кыргызстан җирендә яшь, талантлы укытучы кыз Эльвира Шайгарданова. Аның Русия иленең, безнең Бәләбәебезнең йөз аклыгы булуына тамчы да шик юк. Туган җирен сагына микән, дисезме? Анысы инде аның йөрәк эше...
Зәйфә Салихова.
Фотолар Элвинаның шәхси архивыннан