Магнийның исә йөрәк мускулы һәм скелет мускуллары өчен файдасы күп. Ул кандагы глюкозаны тиз арттыра.
В9 витамины, ягъни фолий кислотасы үзәк нерв системасы өчен файдалы. Бананда организмда серотонин, гади тел белән әйткәндә, бәхет гормонына әверелә торган тирозин дигән аминокислота да бар. Димәк, банан яхшы кәеф өчен дә җавап бирә.
Шикәр авыруыннан җәфаланучыларга яшел яки яшькелт-сары банан ашарга тәкъдим ителә, чөнки алар глюкозаны азрак күтәрә.
Өлгергән сары бананда витамин һәм макро- һәм микроэлементлар күбрәк.
Көненә уртача зурлыктагы бер яки ике банан ашарга рөхсәт ителә.
Бакча. Рецептлар