Республика парламенты Рәисе Константин Толкачев Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинниковка тиешле тәкъдим белән хат юллады.
Хат федераль закон проектына төзәтмәләр турында фикер алышу кысаларында җибәрелгән. Константин Толкачев үз мөрәҗәгатендә яңа законнарны формалаштырганда урындагы үзидарәнең төбәк оешмасы үзенчәлекләрен исәпкә алуның һәм халык белән эшләүнең нәтиҗәле механизмнарын саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Төбәкләр өчен муниципаль хакимият төзү дәрәҗәләрен үзләре билгеләү мөмкинлеген күздә тотарга кирәк. Бу халыкка муниципаль хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеген саклап калырга, торак пунктлар арасында инфраструктура бәйләнешен тәэмин итәргә һәм территорияләрдә иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Константин Толкачев игътибарны авыл биләмәләренең хакимият һәм халык арасындагы элемтәнең төп звеносы буларак әһәмиятенә юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, ерак районнарда яшәүчеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итүдә авыл Советлары төп роль уйный. Республикада гражданнарның хакимият органнары белән турыдан-туры элемтәсен тәэмин итүче 818 шундый берәмлек бар. Халык саны аз булган һәм транспорт белән барып җитү авыр булган территорияләр өчен бу бигрәк тә мөһим. Шулай итеп, авыл җирлекләренең хакимият органнары территорияләрне төзекләндерүне оештырудан алып социаль характердагы мәсьәләләрне хәл итүгә кадәр берничә уникаль функцияне үти. Хәзерге Русия шартларында урындагы үзидарәнең бу дәрәҗәсен саклап калу авыл җирендә халыкның тормыш сыйфатын тәэмин итүдә иң мөһим факторларның берсе булып тора.
Чыганак: “Кызыл таң”
Фото: cp-ishly.ru