Барлык яңалыклар
Новости
18 февраль , 15:00

"Алтын шайба": бәләбәйлеләр җиңүе

15 февральдә Бәләбәйнең "Олимпиец" кортында "Энергия" ( Приют поселогы) белән "Барс " (Бәләбәй шәһәре) командалары арасында хоккей матчы узды. Уен "Алтын шайба" яшь хоккейчылар турниры чикләрендә оештырылды һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.

"Алтын шайба": бәләбәйлеләр җиңүе
"Алтын шайба": бәләбәйлеләр җиңүе

Башта уен кунаклар файдасына барды. Приютлылар беренче өлештә 2:0 исәбе белән алда булдылар.

"Барс"  тренеры Риналь Габдрахманов тәнәфес  вакытында команда спортчыларына арытаба ничек уйнарга киңәшләр бирде, хаталарны күрсәтте.

Шуннан соң исәп бәләбәйлеләр файдасына үзгәрә башлады.

 Спортчылар фикеренчә, уен гади генә бармааган, каты көч көрәше дә булган. Әмма нәтиҗәдә тәҗрибәлерәк команда өскә чыккан, приютлыларны 15:9 га откан! Көндәш капкасына иң күп алканы команда капитаны Артем Тарасов    һәм һөҗүми итүче Рөстәм Басыйров керткәннәр.

Алда – бәләкәй шәһәрләр кубогы, ул Туймазыда үтәчәк. Яхшы уен телибез!

Светлана Шириня.

"Алтын шайба": бәләбәйлеләр җиңүе
"Алтын шайба": бәләбәйлеләр җиңүе
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: