“Яңа офиста “Беренчел медик-санитар ярдәме күрсәтү системасын үстерү” төбәк проектының “Сәламтлекне саклау” милли проектында каралган беренчел медик-санитар ярдәме күрсәтүче медицина оешмасының заманча моделе принциплары тормышка ашырылачак”, – дип хәбәр иттеләр Бәләбәй Үзәк дәваханәсендә. – Бүлекчәдә килүчеләр өчен дә (шул исәптән аз мобильле гражданнар ), шулай ук медицина персоналы өчен дә уңайлы шартлар тудырылачак”.
Яңа объектны 2025 елның икенче-өченче кварталында файдалануга тапшырырга ниятләнә. Әлегә биләмәдә яшәүчеләрне расланган график буенча Бәләбәй Үзәк дәваханәсе табибы хезмәтләндерә. Яшь белгечләрне сәламәтлек саклау учреждениесенә җәлеп итү мәсьәләсе көнүзәклеген югалтмый. Үзәк район дәваханәсе, муниципалитет җитәкчелеге аны даими контрольдә тота.
Үзәк дәваханәсенең баш табибы Рөстәм Ишмурзин район хакимияте башлыгы урынбасары Александр Смородин белән бергә районның сәламәтлек саклау учреждениеләренә яшь белгечләрне җәлеп итү максатында БДМУ студентлары белән даими һөнәри юнәлешле күчмә очрашулар уздыралар. Ел саен республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына “Земский доктор” программасында катнашуга заявка бирелә.
2025 елда “Сәламәтлек сагының беренчел звеносын модернизацияләү” проекты кысаларында ике яңа ФАП, Надеждино һәм Родники авылларында, төзү планлаштырылган. Проект медицина ярдәменең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, пациентлар һәм медицина персоналы өчен шартларны яхшыртуга юнәлтелгән.
Бәлки, яңа биналар, эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру, заманча корылмалар, дәүләт ягыннан игътибар яшьләрне авылда эшләргә этәрер.
Светлана Шириня.