Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль , 17:00

Кичә “Кызыл таң” редакциясендә бәйрәм рухы хөкем сөрде

Редакциябездә "Кызыл таң" гәзитенең, "Әллүки" һәм "Тулпар" журналларының 2024 елгы лауреатларын бүләкләү булды.

Кичә “Кызыл таң” редакциясендә бәйрәм рухы хөкем сөрде
Кичә “Кызыл таң” редакциясендә бәйрәм рухы хөкем сөрде

Гадәттә, лауреатлар җыелган көн редакция коридорында күңелле шау-шу, дусларча гапләшү, ихлас күрешүләргә күмелеп, бәйрәм рухы тудыра. Быелгысы да, башка елдагыга охшаш булып, коридор умарта күче гөжләвен хәтерләтте. Бу бер дә гаҗәеп түгел, чөнки лауреатлар, баш мөхәррир призына лаек булучылар, редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр Башкортстанның төрле районнарыннан килде.
- Татар матбугаты һәм әдәбияты, журналистика тарихы да "Кызыл таң" гәзите белән ныклы бәйле. Безнең канат астында "Тулпар" яшьләр һәм "Әллүки" балалар журналлары да чыгып килә. Бүгенге көндә инде без заман таләпләренә яраклашып, электрон вариантта да чыгабыз, шулай ук сайт та эшли. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләребездә дә дусларыбыз күп булуы шатландыра.
Һәр басманың авторлары күбрәк булган саен аның эчтәлеге дә баерак һәм матуррак булган кебек, подписканы оештыру һәм ярдәм итүчеләр булганда гына безнең эшебез алга бара. Бүген менә нәкъ шундый кешеләр җыелды да инде. Сезнең һәркайсыгызга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы көннәрдә дә тыгыз элемтәдә булып, бергәләп эшләүне дәвам итүне телибез. Әйткәндәй, гәзит-журналларны заманча тарату юлларын да кулланырга чакырам. Хәзер басмаларны "Валберис", "Озон" челтәрләре аша тарату мөмкинлеге бар һәм бу юлларны да кулланырга чакырам, - диде "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов.
2024 ел лауреатлары арасында "Кызыл таң" гәзитенең авыл тормышы һәм үз хәбәрчеләр белән эшләү бүлеге мөдире Олег Төхвәтуллин да бар. Әйткәндәй, ул әлеге гәзиттә 40 ел эшли һәм редакциябезнең иң абруйлы журналистларының берсе. Зәйфә Салихова ел дәвамында чыгып килгән милли рухтагы һәм әхлак-тәрбия темасына язмалары өчен лауреат исемен алса, Мөнәвис Низами гәзит битләрендә дөнья күргән күләмле материаллары өчен бүләккә лаек булды. Сәлия Гарифуллина - ел дәвамында "Дөнья бу..." рубрикасында чыккан язмалары, Әнвәр Сөләйманов - замандашлары турында мәкаләләре циклы, Светлана Васикова - ел дәвамында күләмле язмалары, "Кызыл таң" журналисты Гөлия Мөгалимова - гәзитнең сайтында һәм социаль челтәрләрдә оператив эшчәнлеге өчен лауреат исеменә лаек булды.
Тантаналы чарага килгәннәрнең һәркайсы редакциягә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Кызыл таң" гәзитенең лауреаты Светлана Васикова сүзләренчә, ул күптән түгел Русия Ислам институтының журналистика кафедрасын тәмамлап, диплом алган.
- Диплом эшемне язганда "Кызыл таң" гәзитенең ярдәме зур булды. Ә инде аның лауреаты булу - минем өчен олуг бәхет, - диде ул һәм күчтәнәчләренә кушып, җыр да бүләк итте.
Баш мөхәррир призына лаек булучы Фуат Мусин - "Кызыл таң" гәзитенең иң актив авторларының берсе. Аның хикәяләре тормышчан булуы белән аерылып тора. - Язышудан илһам алам. Иҗат итү миңа көч бирә, - диде һәм шигырен дә укып ишеттерде. Шушы ук номинациядә бүләкләнүче Рәзиф Зөбәеров "Кызыл таң"га багышлап үзе иҗат иткән шигырен укып ишеттерде.
Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр арасында иде. Зөлфия Җәмил кызы - үз һөнәренең остасы булудан тыш, "Кызыл таң", "Тулпар", "Әллүки"не таратуда актив эшләүчеләрнең берсе.
- Гәзит-журналлар аша туган телгә сөю тәрбияләп була. Бу хакта әти-әниләр, картәти-картәниләр дә исендә тотарга тиеш. Безнең мәктәпкә "Әллүки" журналы посылка белән килә. Болай язылу бәясе күпкә арзанрак килеп чыга, - диде Зөлфия Җәмил кызы һәм редакция хезмәткәрләренә эшендә уңышлар теләде.
Бүләкләнүчеләр арасында шагыйрә, ветеран укытучы Рәсимә Ильясова да бар иде. Ул да үз чыгышында басмаларыбыз эшчәнлеген алып баручы журналистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм "Өмет" дигән шигырен укып ишеттерде.
Тантанада катнашучылар баш мөхәррирдән нинди темаларга мәкалә язу актуальлеге белән дә кызыксынды. Фаил Камил улы 2025 елның иң актуаль темасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы икәнлекне ассызыклады һәм шушы һәм башка темаларга авторлардан хатлар көтеп калуны әйтте.

Фото: Динар Кәлимуллин.

 Автор:Зөһрә Исламова

 Чыганак: “Кызыл таң”

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: