Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль , 11:00

Бәләбәй районы егетләре уку-өйрәнү сборына киттеләр

Бәләбәй районыннан 10 нчы сыйныфта укучы 117 үсмер Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" паркына уку-өйрәнү сборларына киттеләр.

Бәләбәй районы егетләре  уку-өйрәнү сборына киттеләр
Бәләбәй районы егетләре уку-өйрәнү сборына киттеләр

Атна буе егетләр сугыш сәнгате серләрен өйрәнәчәкләр. Алар хәрби уставлар белән танышачаклар, тактик хәзерлек буенча теоретик сорауларны өйрәнәчәкләр һәм алынган белемнәрен практикада кулланып караячаклар.

Мәгариф идарәлегендә хәбәр итүләренчә,  сборлар программасына сафта йөрү, утка каршы тору әзерлеге, күмәк юк итү коралыннан саклану һәм башка мөһим нәрсәләрне үз эченә ала. Барсы да планга һәм көн тәртибенә ярашлы узачак.

Бу сборлар егетләргә хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен яхшырак аңларга һәм мөмкин булган чакырылышка әзерләнергә ярдәм итәчәк. Алар хәрби хезмәткә бәйле төрле хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләчәкләр, командада эшләргә өйрәнәчәкләр.

Регина Иванова. Фотолар Мәгариф идарәлегннән.

Бәләбәй районы егетләре  уку-өйрәнү сборына киттеләр
Бәләбәй районы егетләре уку-өйрәнү сборына киттеләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: