Быел анда Русиянең 12 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Таиландтан вәкилләр булдылар. Форум чикләрендә түгәрәк өстәлләр һәм гамәли семинарлар узды. Моннан тыш, аның мәйданында консультация зоналары эшен һәм колачлы күргәзмә оештырдылар.
Пленар утырышта җыелганнар алдында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады. Ул республика кунакларын, форумда катнашучыларны сәламләде, бакчачыларны яклауның мөһимлеген әйтте.
Төбәк җиткәчесе иң яхшы бакча ширкәтләренә грантлар тапшырды, видеобәйләнеш режимында Уфаның Калинин районы УМПОсы 27 нче санлы күмәк бакчага газ бирүгә старт бирде.
Бәләбәйлеләр чүп-чар чыгару, җир участокларын һәм күчемсез милекне кадастра исәбенә кую, юлларны юнәтү, электр-газ һәм су белән тәэмин итү һәм башка күп темаларга багышланган тематик түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар.
Светлана Шириня
Фото район хакимияте, БР Башлыгы матбугат хезмәте.