Барлык яңалыклар
Новости
3 март , 11:00

Роман Афанасьев: «Русиягә хезмәт итәм!»

Бәләбәй районы Глуховская шифаханәсе авылының Роман Сергееевич Афанасьев исемендәге мәктәбендә  Псков десантчыларының 6 нчы ротасы батырлыгының 25 еллыгына багышланган истәлекле чара югары патриотик дәрәҗәдә үтте.

Роман Афанасьев: «Русиягә хезмәт итәм!»
Роман Афанасьев: «Русиягә хезмәт итәм!»

Укучылар белән очрашуга район хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Александр Смородин, хәләл җефете белән Р. Афанасьевның тутасы Татьяна Шмидт, Башкортстан Республикасы десант гаскәрләре һәм спецназ ветераннары” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Марат Адигамов, район ветераннар советы рәисе  Александр Буйлов, хәрби комиссар урынбасары Евгений Ильясов, “Хәрби тугандашлык” оешмасы җитәкчесе Рим Баһманов, МХОда катнашучы Алексей Никулин, десантчы Константин Яшин һәм башка кунаклар килделәр.

Катнашучылар арасында М. Горький исемендәге токымчылык заводы авылы һәм Слакбаш авыл мәктәпләреннән укучылар, биләмә кешеләре булдылар.

Глуховская шаифаханәсе авыл мәктәбе укучылары башкаруында “Җаннарны җәрәхәтләгән сугыш” әдәби-музыкаль композициясе өлкәннәрне дә, балаларны да тирән дулкынландырды.

А.Смородин, А.Буйлов, М. Адигамов, Т. Шмидт чыгышларында 25 ел элек яз алдыннан Чечня тауларында яшь гомерләре барәбәренә дошманны туктаткан батыр десантчылар турында хәтерне кадерләп саклау турында бәян иттеләр.

Афанасьевларның гаилә архивыннан беренче тапкыр видео күрсәтелде, анда Романның ялга кайтуы, туганнары белән аралашу истәлеге... Видео азагында Роман: “Сулужу России!”  – ди. Балалар  басып карадылар, һәр сүзен, хәрәкәтен күңелләренә  сеңдереп бардылар.

Мәктәпкәчә балаларның чыгышлары, шулай ук шифаханәнең мәдәният хезмәткәре Юрий Жарков башкаруында патриотик җырлар, “Аист на  крыше” җыры астында  флешмоб хис-тойгыларны көчәйтте.

Мәктәп укучылары Уфадан М. Адигамов алып кайткан сугыш кораллары күргәзмәсен дә кызыксынып карадылар.

Урамда истәлекле вакыйгада катнашучыларны ботка һәм чәй белән кыр кухнясы көтеп алды. Аеруча балалар шатланды!

Чараны оештыручылар – район десантчылары союзы, мәктәпнең педколлективы һәм “Глуховская” шифаханәсе.

Тантаналы өлештән соң кунаклар һәм оештыручылар делегациясе урындагы зиратта Роман Афанасьев каберенә чәчкәләр салдылар.

Батырлар турында хәтер яши!

Любовь Иванова. Н. Красильникова фотолары.

Роман Афанасьев: «Русиягә хезмәт итәм!»
Роман Афанасьев: «Русиягә хезмәт итәм!»
Роман Афанасьев: «Русиягә хезмәт итәм!»
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: