Новости
3 Марта 2025, 08:00

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев федераль наградага лаек булды

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев – Русиянең “Белем” җәмгыяте булдырган “Белем. Премия” наградасы лауреаты. Якташыбыз “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше” өлкәсендә белем бирүгә керткән өлеше өчен билгеләнде”, дип хәбәр итте “Башинформ”га оештыручылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфа  блогеры Рөстәм Нәбиев федераль наградага лаек булдыУфа  блогеры Рөстәм Нәбиев федераль наградага лаек булды
Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев федераль наградага лаек булды

Бүләкләү тантанасы 27 февральдә “Русия” милли-мәдәни үзәгендә узды. Нәбиевка каучуктан ясалган кубокны – көч һәм ныклык билгесен Русиянең саулык саклау министры Михаил Мурашко тапшырды.

“Русиянең саулык саклау кулыннан награда алу – олы мәртәбә”, – дип язды блогер социаль челтәрдәге сәхтифәсендә.

Оештыручылар Рөстәм Нәбиевның спорттагы казанышларын абруйлы награда белән билгеләде. Исегезгә төшерәбез, якташыбыз дөньяда куллары белән алты тауга менгән беренче кеше булды. 2020 елда Русиянең һәм Европаның югары ноктасын – Эльбруска (5642 метр) менгәннән соң Русиянең Рекордлар китабына керде.Бер елдан соң ул Непалның 8163 метр биеклектәге Манаслу тавына күтәрелде.

Фото: Русиянең “Белем” җәмгыятенең матбугат хезмәте.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас