Русия Фәннәр академиясе Җиһан тикшерүләре институты һәм Кояш-җир физикасы институты белгечләре искәртүенчә, 7сеннән Җирдә көчле геомагнит давылы башлана, ул көннән-көн көчәя бара. Иң югары нокта март уртасына һәм азагына, якынча алганда, 15-17 һәм 28-31 мартка туры килә.
Давыл 25 нче кояш циклының иң югары ноктасына бәйле, Кояшта көчле кабынулар һәм плазманың бүленеп чыгуы көтелә. Кояшның активлыгы спутникларның, элемтәнең һәм энергня челтәрләренең эшендә чагылыш табуы, шулай ук саулыкка йогынты ясавы ихтимал. Геомагнит давыллары вакытында баш авыртуы, кан басымынң күтәрелүе, хәлсезлек күзәтелә. Аеруча олы яшьтәгеләргә һәм хроник чирлеләргә хәвеф ныграк яный.
"Башинформ"