Дамир Рамазанов икенче урын яулады һәм “Авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану” компетенциясендә көмеш медаль алды, Роман Иванов – “Электромонтаж” компетенциясендә икенче урын һәм көмеш медаль. Кирилл Солодовниковка “Эретеп ябыштыру технологияләре” компетенциясендә өченче урын өчен бронза медаль тапшырылды.
– Безнең егетләрнең туган колледжны “Профессионаллар” республика чемпионатында лаеклы күрсәтүләре белән горурланабыз. Бу наградалар артында – студентларның үзләренең ярышларга тырыш хәзерлеге, шулай ук остазларының көчергәнешле хезмәте. Чемпионат медальләре – ул булачак яшь белгечләр өчен эшкә урнашканда һәм вузга кергәндә яхшы өстенлек, – диде производствога укыту буенча колледжның директор урынбасары Николай Самарин.
Бәләбәй студентларын наградалары белән котлыйбыз!
Римма Солтанова.
Фото колледждан.