Барлык яңалыклар
Новости
6 март , 17:00

Искиткеч бәйрәм булды бу!

“Яшьтәш” яшьләр сәясәте учреждениесе белән бергә “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен традицион муниципаль “Бәләбәй принцессалары һәм принцлары балы” узды.

Искиткеч бәйрәм булды бу!
Искиткеч бәйрәм булды бу!

Бәйрәмдә катнашучылар өчен күңел ачу программасы әзерләнде. Яшь король кызлары һәм малайлары әкиятләр, җансурәтләр геройлары белән бергә мавыктыргыч сәяхәттә булдылар. Балалар иҗат эшендә дә актив катнаштылар – үз куллары белән әйберләр ясадылар. Озын буйлы курчаклар белән аралаштылар, әкият персонажлары һәм алып баручылар белән уйнадылар. Төрле коллективлардан музыкаль номерлар балда катнашучыларга бәйрәм кәефе бүләк итте.

Бәйрәм ахырында һәр бала спонсордан (ИПБадалян Мовсес Овикович) күчтәнәч алды, тамаша геройлары белән фотога төште.

Чарада катнашучылар һәм ата-аналар күңелле бәйрәм һәм аралашу мөмкинлеге өчен оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Регина Иванова. Елена Петрова фотолары.

 

Искиткеч бәйрәм булды бу!
Искиткеч бәйрәм булды бу!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: