Уфаның Дим районында яшәүче 80 яшьлек ир мошенниклыкның яңа төренең беренче корбаны булды.
Элек пенсионер төзелеш компаниясендә эшләгән, анда техника һәм җиһазлар күп булган.
Өлкән яшьтәге ир-атка таныш булмаган кеше шалтыраткан, ул үзен әлеге компаниянең милекне сату өчен җаваплы хезмәткәре дип таныштырган. Янәсе оешманы бетерәләр һәм элекке эшчеләргә зур компенсация каралган.
Вәгъдә ителгән 1,5 миллион сумны алу өчен бабакай 200 мең сумга якын акчасын янәсе дәүләт пошлинасына, салымнарга һәм түләү суммасын арттыруга күчергән.
Шунысы игътибарга лаек, мошенник предприятие исемен телгә алмаган, ә өлкән яшьтәге кеше, ят кешегә ышанып, үз эше турында сөйләгән, дип хәбәр итә Уфа мэриясе.
Сак булыгыз! Чит телефоннан шалтыратучылар белән сөйләшмәвегез хәерле.
Фото: башинформ