Барлык яңалыклар
Новости
6 март , 10:00

Җомга көнне республика халкын кыскартылган эш көне көтә

Җомга, 7 мартта, Башкортстанда яшәүчеләр эштән бер сәгатькә алдарак чыгарга мөмкин. Кемнәр атнасына биш көн эшли, аларны кыскартылган эш көне көтә, чөнки бу бәйрәм алды көне булып тора, дип хәбәр итте Роструд.

Җомга көнне республика халкын кыскартылган эш көне көтә
Җомга көнне республика халкын кыскартылган эш көне көтә

Хәтерегезгә төшерәбез, быел Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан озайлы яллар булмый. Ә менә июньдә республика халкы дүрт көн, 12сеннән 15нә кадәр ял итә.

Шулай ук март азагында Башкортстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә. Быел 30 мартка (якшәмбе) туры килгән Ураза бәйрәме уңаеннан 31 март, дүшәмбе, ял дип игълан ителде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: