Барлык яңалыклар
Новости
6 март , 19:00

Син яшь диләр, һәрвакыт яшь, сөйкемле диләр...

Еллар йомгагы сүтелеп, инде күркәм юбилеен билгеләүче Ракия Төхвәтшинага Гөлшат Зәйнәшеваның әлеге җыр сүзләре бик тә туры килә. Әйе, ул яшь, сөйкемле, яшәү баскычларын лаеклы үткәнгәдер, тагын да сөйкемлерәк, матуррак та әле.

Син яшь диләр, һәрвакыт яшь, сөйкемле диләр...
Син яшь диләр, һәрвакыт яшь, сөйкемле диләр...

Ракия Садретдин кызы  – Бәләбәйнең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә  туган татар телен һәм әдәбиятын укыткан, 16 ел буе директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләп лаеклы ялга чыккан педагогик хезмәт ветераны, зур хәрефтән Укытучы, җыеп кына әйткәндә, чын татар кызы.

Кичә, 8 март – хатын-кызлар көне якынлашканда, туган коллективында Ракия ханымның 70 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан күңелле кичә узды. 9 нчы сыйныф укучылары юбилярның гомер һәм хезмәт юлына күзәтү ясасалар (экранда бай презентация барды, авторы Л. Фәттахова), түбән класслардан балалар аның хөрмәтенә матур җырлар, күңелле биюләр башкардылар, күптән түгел генә өйрәнә башлауларына карамастан, гармунда сыздырып уйнадылар (җитәкчеләре Т.Әхмәтов), ә хезмәттәшләре Гүзәл белән Тимерхан Әхмәтовның бергә җыр башкарулары бөтен залга искиткеч бүләк булды. Бүгенге гимназия директоры Дамир Фәнис улы Хәбибрахманов җылы котлап, Ракия ханыма лаеклы хезмәт эшчәнлеге, бүген дә уку оешмасы эшендә актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты, бөтен колектив исеменнән бүләкләр тапшырды. Элекке директор Нурмөхәммәт Хөсәенов коллективның бер йодрык булып укмашып эшләвендә Ракия ханымның зур ролен билгеләде, төпле акыллы, җаваплы кеше буларак, аның күркәм сыйфатларын искә алды.

Бергә эшләгән хезмәттәшләре, бүгенге укытучылар, Ракия ханымны котлап, җылы сүзләр әйттеләр, чәчкәләр, бүләкләр тапшырдылар – аңа зур хөрмәтләрен белдерделәр.

Хезмәтенә күрә – хөрмәте дип, халык белеп әйткән. Татар гимназиясендә генә түгел, хезмәт юлын Мәтәүбаш авылында башлаган һәм анда да укучыларының, ата-аналарның ихтирамын казанган Ракия Садрый кызын авылда да тик яхшы сүз белән генә искә алалар.

Кичә ахырында сүз алып, Ракия ханым Дамир Фәнис улына, туган коллективына, җылы, якты кичәне оештыручыларның һәммәсенә  чиксез рәхмәтләрен белдерде, китаплар бүләк итте. “Мин бүген бик бәхетле, “сагышларга кем дә түзә, бәхеткә түзеп карыйм”, диде ул.

Гомер бәйрәме чәй табыны артында бергә эшләгән елларны искә алып, якты хатирәләргә бирелеп дәвам итте.

***

Кызганычка, кайбер хезмәт коллективларында, оешмаларда Өлкәннәр көнендә дә ветераннарны хөрмәтләргә оныталар. Татар гимназиясенең ветераннарын зурлавы яхшы өлге. Октябрьдә бу коллектив Нурмөхәммәт Хөсәеновның 70 яшьлек юбилеен оештырган иде.

Зәйфә Салихова.

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: