Барлык яңалыклар
Новости
7 март , 13:00

Хатын-кызны ярату белән

Уфада “Торатау” конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Анда Бәләбәй районыннан да хатын-кызлар катнашты.

Хатын-кызны ярату белән
Хатын-кызны ярату белән

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында чарага СВОда катнашучыларның хатыннары һәм әниләре, күп балалы әниләр һәм республиканың гүзәл яртысының башка вәкилләре чакырылды.

“Бу ел Русиядә –  Ватанны саклаучылар елы, республикада – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде. Хәрби операциядә катнашучылар һәм сез – аларның гаилә әгъзалары безнең хәстәрлегебезне тойсын өчен барсын да эшләячәкбез”, – дип ышандырды килгәннәрне Радий Хәбиров.

Тантанада Бәләбәй районыннан да хатын-кызлар – СВОда катнашучыларның әниләре һәм хатыннары катнаштылар. Делегацияне “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы соцкоординаторы Юлия Хөсәенова җитәкләде.

Светлана Шириня.

Фотолар Ю. Хөсәеновадан.

Хатын-кызны ярату белән
Хатын-кызны ярату белән
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: