Барлык яңалыклар
Новости
7 март , 20:00

Март алдыннан хатын-кызларны мошенниклар алдый башлаган

Телефоннан код җибәргән өчен чәчәк бәйләме бирәбез дисәләр, ышанмагыз

Март алдыннан хатын-кызларны мошенниклар алдый башлаган
Март алдыннан хатын-кызларны мошенниклар алдый башлаган

8 Март алдыннан мошенниклар хатын-кызларны еш алдый башлаган: смс аша код җибәргән өчен чәчәк бәйләме вәгъдә итәләр икән.

Җинаятьчеләр шалтыратып, «чәчәкләр китереп бирү» турында сөйлиләр дә, СМС белән җибәрелгән кодны әйтергә кушалар. Аны әйтү белән картадан акча "оча", һәм дәүләт хезмәтләре аккаунтына да хуҗа булалар.  

Менә шулай. Ә сез игътибарлы булыгыз, яме!? Чит кешеләргә телефоннан җавап бирмәгез!

Матбгуат. ру
 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: