Барлык яңалыклар
Новости
7 март , 17:00

Язгы ташуга әзерлек башланды

Яз килү һәм кар ныклап эри башлауга бәйле, Семенкино авыл советы авыл биләмәсендә автомобиль күперләрен һәм су тораларын тазарту эшләре башланды.

Язгы ташуга әзерлек башланды
Язгы ташуга әзерлек башланды

Юлларда авария хәлләрен һәм тыгылуларны булдырмас өчен бу кирәкле чара. Авыл хакимияте белгечләре кардан, боздан яхшылап тазарту өчен махсуслашырылган техникадан файдаланалар.

Бу эшне тракторчы Евгений Михайлов ел саен башкара, үз тракторыбыз  булгач, читтән техника, белгечләр җәлеп итү ихтыяҗы юк, – дип хәбәр итте авыл хакимияте башлыгы Анатолий Никитин.

Даими эшләнгән бу эш юл объектларын ремонтлауга, яңартуга чыгымнарны азайта. Бу тагын бер тапкыр язгы  су китүгә әзерлекнең мөһимлеген, прифилактика эшләрен башкару кирәклеген ассызыклый.

Светлана Прокофьева.

Фото авыл биләмәсе советыннан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: