Барлык яңалыклар
Новости
8 март , 12:00

“Уйна, гармун” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Уфада  “Башинформ” агентлыгы бинасы җыр-моңга күмелде. Монда “Уйна, гармун” республика баянчылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

“Уйна, гармун” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде
“Уйна, гармун” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Ярыш “Башинформ”ның “Бәйләнештә” челтәрендәге башкортча төркемендә оештырылды. Анда Башкортстан һәм Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән, Ижау шәһәреннән 60тан артык танлантлы гармунчы һәм баянчы катнашты.

Иң яшь бәйгечегә 10 яшь булса, иң олысына 84 яшь иде. Иҗади ярыш шартлары буенча катнашучылар гармунда я баянда уйнап видео төшереп җибәрде. Җиңүеләрне “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының төркемнәренә язылучылар билгеләде.

«Башинформ» агентлыгының баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов җиңүчеләрне котлап, конкурста республика авылларыннан күпләп катнашулары шатлыклы дип билгеләде.

Фото:Валерий Шахов

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: