Новости
10 Марта 2025, 10:00

Уфада яшәүче хатын пластик операциядән соң үлгән

 “Зелёная роща” бистәсендәге  “ЭндоМед” клиникасына мөрәҗәгать иткән булган ул.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада яшәүче хатын пластик операциядән соң үлгәнУфада яшәүче хатын пластик операциядән соң үлгән
Уфада яшәүче хатын пластик операциядән соң үлгән

Фирүзә корсагын тарттырырга булган һәм  Габдулла Амантай урамында урнашкан үзәккә абдоминопластика процедурасына язылган. Процедурасы бәясе 136 мең сум тәшкил иткән, операцияне Усман Камалов исемле хирург башкарган. Кызганычка каршы,  операциядән соң ике көн узгач, хатын үпкә артериясенең тромбоэмболиясеннән үлгән. Экспертиза күрсәтүенчә,  табиблар Фирүзәгә тромблар барлыкка килү хәвефен киметә торган дарулар  (аны операциягә ике көн кала эчәргә кирәк) бирмәгән. Бу препаратларны Фирүзә үзен начар хис иткәч, процедурадан соң бер көн узгач кына билгеләгәннәр.

Суд "ЭндоМед"ны Фирүзәнең ире һәм кызына миллион сум түләргә мәҗбүр иткән. Баш табиб Усман Камалов гади хирург булып эшли башлаган, ул җитәкче вазифасыннан үзе китүен әйткән. Янәсе, аңа операцияләр ясау күбрәк ошый. Клиника бу хәлгә карата комментарий  бирмәгән. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Фото:Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас