Барлык яңалыклар
Новости
11 март , 18:00

Шәп уйныйлар футболчы кызлар!

Узган ял көннәрендә Октябрьскийда Халыкара хатын-кызлар көненә арналган футбол турниры узды.

Шәп уйныйлар футболчы кызлар!
Шәп уйныйлар футболчы кызлар!

Бәләбәй районыннан ярышларда "Чемпион" спорт мәктәбеннән ике команда катнашты.

2012 елда туганнарның җыелма комианда аеруча тәэсирләндерде. Көмеш медальләргә аларның юлы сынауларга, кыенлыкларга бай булды, әмма команда бирелмәде, җиңүгә омтылыш гаять көчле иде.

2014 елда  туганнар командасы шулай ук игътибарсыз калмады. Җиденче урын алуга карамастан, яшь спортчылар югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашудан кыйммәтле тәҗрибә алдылар.

Кызларның уңышлары артында тренер-укытучы Игорь Владимирович Макаровның зур эше тора. Аның һөнәрилеге һәм эшенә бирелгәнлеге яшь футболчыларга шундый нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте.

 Регина Фәизова әзерләде. Фото спорт мәктәбеннән.

 

 

Шәп уйныйлар футболчы кызлар!
Шәп уйныйлар футболчы кызлар!
Шәп уйныйлар футболчы кызлар!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: