Авылдашлары баштарак моңа гаҗәпләнгәннәр, ә аннары күнеккәннәр, чөнки Үзбәкстаннан ата-бабаларының туган җиренә егерме ел элек күченеп кайтан Мөхәмәдиевлар күркәм мөселман гореф-гадәтләрендә тәрбияләнгәннәр, ә бу – атага һәм анага карата олы ихтирам, кечкенәләргә – шәфкатьлелек.
Күп балалы әни Малиновка авыл балалар бакчасында пешекче булып эшли. Гаилә башлыгы күп еллар Аксаков тимер юлында электромонтер булып хезмәт куя.
– Без зур һәм тату гаиләләрдә үстек, шуңа күрә Раушан һәм минем өчен күп балалы булу – аңлы сайлау, – дип сөйләде Найлә Марат кызы.
Балалар мәктәптә әйбәт укыганнар, тәртип бозып әти-әниләрен борчымаганнар. Бәләкәйдән эшкә, мөстәкыйльлеккә өйрәнгәннәр. Кызлар, нинди генә һөнәр сайласа да, хатын-кыз беренче чиратта яхшы хуҗабикә, хатын һәм әни булырга тиешлеген беләләр. Өлкән кызлары Гүзәлия – Серафимовка балалар йортында хезмәт сагы буенча белгеч, ире белән бер ул тәрбияли. Алия – Бәләбәйдә "У Фариды" кибетендә менеджер. Уллары Айдар – себергә вахта белән йөреп эшли, ирләр эше дигәндә, атасының уң кулы. Балта да тота белә, эретеп ябыштыручы, электрик та.
Күп балалы әни өчен иң шатлыклы көн – бөтен балалар ямьле, матур ата-ана йортына җыелган көн. Яңа гына узган Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә Найлә Марат кызы иреннән, балаларыннан матур гөлләмәләр алды. Әмма аның өчен иң яхшы бүләк – хәстәрлеге, яратуы һәм назы өчен җылы рәхмәт сүзләре.
Римма Солтанова.
Фото гаилә альбомыннан.