Барлык яңалыклар
Новости
13 март , 15:00

Бәләбәй төбәген данлаучы

Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә публицист, журналистика ветераны, ике тугандаш республикада күптән танылу  тапкан, Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләйманов белән истәлекле  очрашу булып үтте.

Бәләбәй төбәген данлаучы
Бәләбәй төбәген данлаучы

Аның җитди сәбәпләре дә бар. Заманында шактый еллар, Бәләбәй төбәгендә “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып эшләгәндә,  Әнвәр Сөләйманов безнең уку йортының эшчәнлеге, аның республикага билгеле уңышлары турында вакытлы матбугатта яктыртып килде. Соклану хисе белән якташыбыз дип тә әйтә алабыз. Аның “Бергәләп матурлыйк бу  дөньяны” исемле беренче китабының  да Бәләбәйдә дөнья күрүе, җыентыкның рәссамы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәребезнең  сынлы сәнгать мәктәбе директоры Николай Кубышко булуы да үзенә күрә горурлык. Ә китаптагы геройлары кемнәр соң? Очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова, БАССР халык комиссары Гыймад Яһудин, Русия Герое генерал-полковник Анатолий Романов, СССРның халык артисткасы Инна Чурикова, Советлар Союзы Маршалы Борис Шапошников, академик, Ленин премиясе лауреаты Кев Салихов,  Социалистик хезмәт геройлары: Матрена Шинкова, Тамара Каткова,Русиянең халык артисты Владимир Овчинников, “Автонормаль” заводы директоры, РСФСРның Югары Советы депутаты Марс Әмиров һәм башкалар хакында әдәби стиль белән язылган очерклар китап укучыларны битараф калдырмый. Чөнки бу күренекле шәхесләрнең тамырлары фәкать "Почет Билгесе" орденлы Бәләбәй шәһәре белән бәйле.

Бу әһәмиятле чараны оештыручы, әлеге гимназиядә бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган мөгаллимә, Башкортстан Республикасының  атказанган укытучысы Люзия Назир кызы Фәттахова башта 9 китап, җырлар  авторы, язучы Әнвәр Зөфәр улы Сөләймановның кыскача биографиясе, иҗаты белән таныштырдыһәм бер уңайдан истәлеккә аңа бүләк тапшырды. Үз чиратында журналистика ветераны “Геройларым- горурлыгым” баннерында чагылыш тапкан лаеклы шәхесләр хакында сокланып сөйләде. Укучылар исә, аның “Җирдәге йолдызларга – әдәби һәйкәл” исемле китаплар күргәзмәсен кызыксынып карады. Шулай ук бирегә җыелучыларга автор үзенең шигырьләрен дә укып ишеттерде. Бу чара  безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Очрашу ахырында Әнвәр Сөләйманов гимназия коллективына истәлеккә үзенең китапларын бүләк итте.

Алсу Ногоманова,

10 нчы сыйныф укучысы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: