Барлык яңалыклар
Новости
13 март , 17:00

Иң яхшы китапханәче

Ермолкино биләмә китапханәсе китапханәчесе Сания Архипова  мәдәният өлкәсендә дәүләт ярдәменә  республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Ул "Авыл мәдәният учрежденисенең иң яхшы хезмәткәре-2025" дипломына лаек булды.

Иң яхшы китапханәче
Иң яхшы китапханәче

Сания Наил кызы бу һөнәрдә 2008 елдан бирле. Аның һөнәрилеге һәм үз эшен яратуы аркасында китапханә авылда яшәүчеләр өчен чын мәгълүмат һәм мәдәният үзәгенә әйләнгән. Монда һәрчак килүчеләр күп, кызыклы чаралар һәм очрашулар уза, "Авыл хатын-кызы" хатын-кызлар клубы эшли, "Музей әкияте" чуваш мәдәнияте почмагы булдырылган.

Китапханәче СВОда катнашучы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрү буенча миницех булдыруда башлап йөрүчеләрдән булган.

Сания Архипова алган награда аның уңышларын тагу гына түгел,  бу хезмәтен күрү һәм бәяләү дә. Шулай ук яңа казанышларга ирешү, үсеш өчен дәртләндерү.

 Ул республика конкурсында җиңүдән алган тәэсоратларын уртаклашты:

 – Мин  күпләр  игътибарыннан беркадәр оялып торам. Әлбәттә, шатланам да. Катнашуга заявканы беренче тапкыр гына бирүем түгел, күрәсең, минем вакытым җиткән. Эшемне намус белән башкарырга тырышам, бөтен күңелемне бирәм.

Светлана Прокофьева.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: