Новости
20 Марта 2025, 08:00

“Троя” балалар футбол клубы – Октябрьскийда турнир җиңүчесе!

Узган ял көннәрендә Октябрьский шәһәрендә Ватанны саклаучылар елына багышланган футбол турниры узды. Спорт бәйрәме алты команданы җыйды, аларның һәркайсысы кырда иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә омтылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Троя” балалар футбол клубы – Октябрьскийда турнир җиңүчесе!“Троя” балалар футбол клубы – Октябрьскийда турнир җиңүчесе!
“Троя” балалар футбол клубы – Октябрьскийда турнир җиңүчесе!

“Троя” футбол клубы да читтә калмады. Бәләбәйдән яшь футболчылар шәп уен күрсәтте һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Бәләбәйлеләр биш уен уйнады һәм һәрберсендә җиңү яулады. Аеруча беренче уен тәэсирле булды, анда яшь спортчылар көндәшләре капкасына алты алка керттеләр.

Турнир йомаклары буенча Бәләбәйдән “Троя” футбол кулубы беренче урынны алды. Җиңү бөтен команда һәм тренер Давид Беридзе  өчен чын триумф булды.

 – Бу минем һәм малайлар өчен зур шатлык. Без күп шөгыльләндек, үзебезгә ышандык һәм, ниһаять, максатка ирештек. Әлеге нәтиҗә тырышлык һәм үзеңә ышанычның бөтен кыенлыкларны җиңүен күрсәтә, – дип уртаклашты тренер.

Регина Фәизова.  Д. Беридзе фотосы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас