Күптән түгел идарәче компания дирекцияенә Бәләбәй шәһәренең Волгоград урамындагы 15 нче йортта яшәүчеләрдән берничә җылы рәхмәт хаты килде. Алар буяучылар Татьяна Гумирова белән Ирина Матвееваның тырышлыгы аркасында подъездларының ямьләнүенә шатланалар. Ачык, чагу буяулар, бизәкләү уртак киңлекне сокланырлык үзгәрткән.
"Буяучылар эшләрен югары кимәлдә башкардылар! Хәзер подъездга кергән саен йортыбыз өчен сөенеч һәм горурлык хисе кичерәбез", – дип язалар яшәүчеләр.
Әлеге вакытта Татьяна Гумирова һәм Ирина Матвеева Кызыл урамдагы 136 нчы санлы йортның җиденче подъездында эшлиләр, анда да түшәмнәрне агартырга, панельләрне буярга кирәк.
Җылы рәхмәт сүзе – торак-коммуналь өлкәдә күңелләрен биреп эшләгән хезмәткәрләр өчен иң яхшы бәя.
Галина Хөснетдинова, "Минем шәһәрем" компаниясе директоры.
Елена Петрова фотосы.