“Социаль партнерлык – ул дәваханәләр профсоюзлары белән хакимиятләренең медиклар өчен уңайлы һәм хәвефсез хезмәт шартлары тудыруга юнәлтелгән бергәлектәге эше. Профсоюзлы оешмалар саны арта, димәк, без дөрес юнәлештә эш алып барабыз”, – диде Рауль Халфин, Сәламәтлек сагының республика профсоюзы рәисе.
Формуда республика сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында “Югары социаль нәтиҗәлелек өчен” тармак конкурсында җиңүчеләрне, шулай ук тарсмакның иң яхшы профсоюз лидерлапрын бүләкләү күңелле мәл булды.Шулай ук профсо>з әгъзаларының күплеген озак еллар тәэмин иткән медицина оешмалары да билгеләнеде.
Пленумда тантаналы шартларда Бәләбәй дәваханәсенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Ольга Петровна Крутованың сәламәтлек саклау үсешенә әһәмиятле өлеш керткән өчен РФ сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының күкрәк билгесе белән бүләкләнүен шатланып хәбәр итәбез.
Ольга Петровнаны лаеклы наградасы белән котлыйбыз, арытаба да уңышлар телибез!
Светлана Шири ня әзерләде.
Фото сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рескомыннан.