Оештыручыларның әйтүенгә караганда, интеллектуаль баталияләр киеренке көрәштә барган. Һәр уенчы үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә, көндәшләреннән өстенлеген исбатларга тырышкан. Тамашачылар уен барышын кызыксынып күзәткәннәр, көенгәннәр, шатланганнар.
Шәһәр командалары арасында урыннар түбәндәгечә:
1 урын – 8 нче мәктәп;
2 урын – Башкорт гимназия-интернаты;
3 урын – 1 нче гимназия.
Авыл командалары арасында да урыннар тәэсирле булган:
1 урын – М. Горький исемендәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы авыл мәктәбе;
2 урын – Приют поселогының балалар иҗаты үзәге;
3 урын – Знаменка авыл мәктәбе.
– "Шахмат кыры" ярышлары көчле командаларны ачыклау мәйданы булу белән бергә яшь шахматчыларга үз уеннарын күрсәтү, төрле көндәшләр белән үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге дә булды, – дип исәпли турнирның баш хөкемдары, "Дебют" шахмат мәктәбе җитәкчесеРимма Ногоманова.
Регина Иванова әзерләде.