Новости
27 Марта 2025, 06:00

Каникуллар бәла-казасыз узсын!

Башкортстан Республикасында юлда-транспортта имгәнүне искәртүгә юнәлтелгән "Игътибар, балалар!" традицион акциясе башланды. Ул 11 апрельгәчә барачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Каникуллар бәла-казасыз узсын!Каникуллар бәла-казасыз узсын!
Каникуллар бәла-казасыз узсын!

Язгы каникуллар чорында ЮХХДИ хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмәләр, конкурслар, викториналар үткәрәчәкләр.

Русия Эчке эшләре министрлыгы бүлеге ЮХХДИ бүлегенең  юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча инспекторы Диана Чутова бу хакта тулырак бәян итте:

 – Бәләбәй Дәүләт автоинспрекциясе хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәвефсзелек нигезләрен аңлатып кына калмаячаклар, балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр ягыннан кагыйдәләрне бозуны да күзәтәчәкләр. Каникуллар вакытында юл-патруль хезмәте экипажларының патурль маршрутлары  балалар күп булган урыннарга  мөмкин кадәр якын булачак.

Быел ике айда республика юлларында балалар катнашында 39 юл-транспорт вакыйгасы булган, бер бала һәлак булган, 42се төрле имгәнүләр алган. Бәхеткә, Бәләбәй районында балалар катнашлыгында аварияләр теркәлмәде.

 – Безнең бурыч – юлда хәвффсезлек кагыйдәләре турында даими балаларның исләренә төшереп тору, – ди Диана Чутова. – Һәм моны үзеңнән башларга кирәк. Ягъни начар үрнәк күрсәтмәскә: яшел утка һәм бары тик "зебра" буенча гына юл аша чыгарга, автомобиль руле артында тизлек режимын сакларга, гамьсезлек кемнеңдер сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куярга мөмкин икәнен һәрчак истә тотарга.

Балаларның юлда һәм транспортта имгәнүен кисәтү – ЮХХДИ хезмәткәрләренең генә эше түгел. Бары тик күмәк көч белән юлларда хәлне яхшыртырга һәм балалар гомерен хәвефсезләндерергә була!

 Регина Фәизова әзерләде Фотоларны Д. Чутова тәкъдим итте.

Каникуллар бәла-казасыз узсын!
Каникуллар бәла-казасыз узсын!
Каникуллар бәла-казасыз узсын!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас