Новости
29 Марта 2025, 13:00

Җанлы һәм фәһемле сөйләшү. Нәтиҗәсе булырмы?..

Бәләбәй татар җәмәгатьчелеге – Бөтендөнья татарлары конгрессының урындагы бүлеге, "Ак калфак" оешмасы активистлары, тарихи мәчет советы әгъзалары чираттагы утырышка җыелды. Чарада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең урындагы бүлеге җитәкчесе Артур Садыйков катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җанлы һәм фәһемле сөйләшү. Нәтиҗәсе булырмы?..Җанлы һәм фәһемле сөйләшү. Нәтиҗәсе булырмы?..
Җанлы һәм фәһемле сөйләшү. Нәтиҗәсе булырмы?..

Артур Марат улы сүз алып, Бәләбәй төбәгендә татар җәмәгатьчелеге тарафыннан  милли үзаңны көчәйтү, мәдәниятне, динне үстерү, яшь буынга милли тәрбия бирү, шәһәр-район тормышын яхшырту  һ.б.җәһәтеннән күп эшләр башкарыла, әмма без эшебезне социаль челтәрләр аша күрсәтә белмибез. Безгә  бер сообщество булдырып, аңа җаваплы кеше сайлап, Бәләбәй татарларының нинди максатлар куеп,  ничек яшәүләрен  республика кимәлендә күрсәтү зарур, диде, эшебездә уңышлар теләде.

Әйе, дөресе шул, без үз эшебезне күрсәтә белмибез. Сәбәпләре бар инде аның, беренчедән, татарларга хас тыйнаклыктыр, халык мәкале дә, изгелек эшлә дә, суга сал, дип өнди. Бүген бит социаль челтәрләр “Кайда? Кайчан? Нәрсә?” сорауларына җавап биргән язмалар белән хәттин ашып тулды, аларны теләгән хәлдә дә, карап-укып чыгу мөмкин түгел. Бәлки, ялгышамдыр, әмма кайчак  халык өчен түгел, ә менә монда матур, төсле фотолар белән кую өчен генә “пешеп бетмәгән” чаралар үткәрелә төсле. Аннары социаль челтәрләр белән бик үк дус булмавыбыз  да, башка районнар татарлары фонында безне төссезләндерәдер.  Әмма кирәк икән, кирәк. Бу эшкә җаваплы итеп  берничә кандидатура күрсәтелде, әмма әлегә мәсьәлә ачык калды. Озакка сузмый Бәләбәй татар дөньясыннан хәбәрдар булган, интернет киңлекләрендә эш рәтен яхшы белгән кеше сайланыр һәм  бу проблема хәл ителер, башка төбәкләр шикелле, без дә социаль челтәрләрдә үз эшебезне лаеклы күрсәтә алырбыз дип өметләник.

Байтактан күмәкләп бергә җыелмаганлыктан,  әйтер сүзләр, уртага салып киңәшләшәсе фикерләр, тәкъдимнәр "көчле агым" булып агылды. “Акчарлак” татар җыр төркеме җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина, урындагы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина, мәдәният дип янып-көеп йөргән Илдус Разетдинов, Әдһәм Шәймөхәмәтов, Приюттан Наил Зиннәтов, татар гимназиясенең сәнгать бүлеге җитәкчесе Тимерхан Әхмәтов –  коллективларында, шулай ук район мөхтәсибе, тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиев узган ел нинди эшләр башкарылуын, бүгенге көндә ничек яшәүләре, нинди проблемалары булуын  бәян иттеләр.

Илдар хәзрәт Галиев бердәм булырга, ипле генә итеп күбрәк балалар белән эшләргә өндәде. Ул тарихи мәчет каршындагы мәдрәсә бинасында төрле чаралар уздыра алу мөмкинлегеннән файдаланырга, Ураза бәйрәмен матур итеп бергә уздырырга,  ир-атларны 30 мартта иртәнге сәгать сигезгә Ураза гаетенә  килергә чакырды. Зәйфә Салихова бүгенге активистларның инде олыгая баруын, Бәләбәйдә татар яшьләре оешмасы  булдыру кирәклеге мәсьәләсен күтәрде.

Изге Рамазан аенда мондый җыелышның уздырылуы –  үзе үк яхшы фал; бер-беребезгә җылы сүз әйтү, катнашкан һәркемнең  күңелендә йөрткән җан әрнүен- аһ-зарын ишетү  бик тә кирәк иде. Җәмәгать башлангычындагы оешмалар ни тырышып эшләсәләр дә, мәктәпләрдә ана теленең юк дәрәҗәсендә укытылуы; милли мәктәпләр ябылу, эш, клублар булмау аркасында яшьләрнең авылда калмаулары һәм нәтиҗәдә авыл тормышының көнләп сүнә баруы; мәдәният, матбугат өлкәсендә һ.б. кадрлар, белгечләр булмау; вузларда укыган Бәләбәй яшьләренең зур калаларда калуы "көч бетте, сынды кылыч" хәленә китереп терәргә бик мөмкин. Әйтик, бүгенге көндә "Урал-Батыр" милли мәдәни үзәгенең татар үзәгендә эшләрдәй, "Балкыш" татар җыр төркемен җитәкләрдәй  кеше, белгеч юк. Ә бит тамашачы күңеленә хуш килердәй итеп чыгыш ясар, башкару осталыгын шомартыр өчен белгечнең булуы мотлак. Ярый әле,  килеп сыенырга татар гимназиябез бар дип сөенәбез.

Быелга кабул ителгән планга яңа тәкъдимнәр өстәлде: балаларны Дүсәнгә илче Кәрим Хәкимов музеена экскурсиягә алып барырга; Приют поселогы татарлары белән бәйләнештә эшләргә; Бәләбәй татар яшьләре оешмасы оештырырга; тарихи мәчеттә Мәчетләр тарихына арналган китап туен үткәрергә; СВО темасына чаралар үткәрергә.

Без - тирән тамырлы, бөек татарлар кавеменнән: туган телебезне, динне, гореф-гадәтләр һәм йолаларыбызны, авылларыбызны саклау; аларны яшь буынга тапшыру кебек изге эшләрне башкаруда читтән ярдәмгә исәп тоту мөмкин түгел. Ә бит гүзәл, моңлы, бай  ана телебезне; милли  җырларыбызны, милли мәдәниятебезне, димәк, милләтебезне саклап каласы – ТАТАР халкыбулып, татар булып яшисе иде. Без көчле, без талантлы, без исән, барыбыз бергә, бердәм булып эшләргә генә кирәк.

Утырышны  татарлар конгерссының урындагы бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәев  алып барды,  ул утырышка килүчеләргә һәм актив катнашканнарга рәхмәт белдерде.

Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас