Ә өйлә намазыннан соң карты-яше Ураза бәйрәменә җыелды. Матур киенеп, күчтәнәчләр белән килгән абый-апалар, яшьләр бәйрәм табынында бер-берсен бәйрәм белән котладылар, изге теләкләр әйттеләр; тәмле итеп пылау әзерләгән Урал Нәбиуллинга рәхмәт белдерделәр.
Бергәлекнең, ай буе ураза тотканнан соң ризыкның, суның кадерен, җир йөзендәге ачларның хәлен тирән аңлауларын төшенә алар. Нәфесебезне тыйган, күңелебезне аклаган-пакъләгән, зур тәрбия биргән могҗиза ае шул ул –Рамазан ае.
Ватсапптагы “Авылдашлар” төркеме аша авылның Ураза бәйрәмендә катнашкан Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе – авыл кызы Галия Әхмәтшина бәйрәмне оештырган, үз өлешен керткән, анда катнашып изге теләктә булган барча дин кардәшләргә рәхмәт җиткерде.
Исән-имин булып, сугышлар бетеп, киләсе Рамазан айларын да күрү насыйп булсын!
Рүзил Биктаһиров фотоларында бәйрәм мәле.
Зәйфә Салихова.