Ул медицина препаратларының яраклылык срогы чыкканнан соң эчке органнарга, аерым алганда бөерләргә зыян китерә торган зарарлы кушылмаларга таркалуын әйтә. Антибиотикларда бактерияләргә тәэсир итү күләме кимергә мөмкин, ә бу – шулай ук куркыныч, чөнки бу очракта дарулар дәваламый, ә инфекция антибиотикка тотрыклы була.
Шул ук вакытта дарулар, дөрес сакланмаган очракта, куллану вакыты чыкканчы ук яраксыз хәлгә килә ала. Шуңа күрә күпчелек даруларны кояштан һәм җылыдан ерак тотарга кирәк, ә кайберләре һәрвакыт суыткычта торырга тиеш.
Әгәр дә дару ватылган яки шикле күренә икән, аны кулланмау хәерлерәк, ди табиб.
Татары Уфы