Новости
12 Апреля 2025, 06:00

28 март – 11 апрель. Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Бәләбәй яңалыкларына ике атналык күзәтү

Добавить в предпочтительные источники Google
28 март – 11 апрель. Нәрсә? Кайда? Кайчан?28 март – 11 апрель. Нәрсә? Кайда? Кайчан?
28 март – 11 апрель. Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Армиягә - чакыру буенча

Русиядә 1 апрельдән армиягә хезмәткә язгы чакыру башланды.

Тиешле указга ил президенты Владимир Путин кул куйган.

Документка ярашлы, 18дән 30 яшькәчә 160 мең яшь кешене Русия Кораллы көчләренә хезмәткә озату фаразлана. Шушы ук документ нигезендә чакыру буенча хәрби хезмәт срогы беткән хәрбиләр чыгарыла.

Быелның яңалыгы – хәрби комиссариатларның  РФның хәрби исәп кагылган барлык гражданнары турында үзәкләштерелгән мәгълүматлар базасыннан файдалануы. Повесткалар электрон да ("Госуслуги" порталында шәхси кабинет), кәгазь төрендә дә (заказ хатлар яки шәхсән тапшырыла) киләчәкләр.

Язгы чакыру кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Русиядә яңа бәйрәм расланды

1 апрельдә Русия президенты Владимир Путин үзенең указы белән яңа бәйрәм – Остаз көнен булдырды. “Остазлык институтын популярлаштыру һәм үстерү максатында”, диелә хокукый актларның рәсми порталында басылган документ текстында.

Исегезгә төшерәбез, 2023 ел Русиядә Педагог һәм остаз елы булып игълан ителде. Дәүләт башлыгы 2 мартта, фәнни педагогикага нигез салучы Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулу билгеләнгәндә, тематик чараларга старт бирде.

Моннан тыш, Педагог һәм остаз елы йомгаклары буенча, яшь буынны һәм белгечләрне укыткан-өйрәткәннәрне яклауның яңа чаралары кертелде.

Мәсәлән, 2025 елның 1 мартыннан эш бирүчеләр остазлык өчен үз хезмәткәрләренә өстәмә түләргә тиешләр, бу хезмәткәрнең язма килешүе нигезендә гамәлгә ашырыла, ә аны үтәү шартлары мотлак рәвештә хезмәт килешүендә яки өстәмә килешүдә языла.

Район мәктәпләре җиңүчеләр исәбендә

Бәләбәй районы мәктәпләре “Беренчеләр хәркәте” грант конкурсында җиңү яулап, югары казанышлар күрсәттеләр. Бу проектлар белем бирүне баету белән бергә, укучылар һәм педагоглар өчен яңа офыклар да ачалар.

8 нче мәктәпнең “Барлыкка китер һәм илһамландыр” иҗат лабораториясе” проекты иң лаек җиңүчеләрнең берсе булды, ул 2 842 077 сум күләмендә грант алды.

Бу амбициоз проект өч мөһим зонаны берләштерә: “Илһамлану мәле” фото-һәм видеокиңлеге, «Digital Art» графика остаханәсе һәм “Идеяләрнең чиге юк” брифинг-зонасы.

Иҗат лабораториясе – 8 нче мәктәпнең 1400 укучысы һәм ата-аналар өчен занятиеләргә урын гына түгел, ә чын тарту ноктасы.

Приют поселогының 16 нчы санлы мәктәбе шулай ук җиңүче булды, ул “Утлы еллар хәтере” сәхнәләштерелгән хәрби-патриотик җыр фестивален оештыруга һәм уздыруга 844 мең 973 сум күләмендә грант алды. Уку йортында бу фестивальнең онытылмас вакыйга булачагына ышаналар, ул илебезнең героик батырлыгы турында хәтер тирәсенә укучыларны, педагогларны һәм поселокта яшәүчеләрне берләштерәчәк.

Яугирләрнең туганнары белән очраштылар

«Свои V культуре” республика проекты һәм Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы чикләрендә Малиновка авыл мәдәният йортында Туган илне саклаучыларның әниләре, хатыннары һәм туганнары белән очрашу узды.

Чәй өстәле артында җылы әңгәмә вакытында СВОда катнашучыларның якыннары үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Руслан Бәшаров ил өчен авыр вакытта сабырлыклары өчен аларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 – Малиновкалылар МХО уздыру зонасында неонацистларга каршы сугышкан якташларын рухи һәм мораль яктан якларга тырышалар. Мәдәният йортында гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылды. Без окоп шәмнәре һәм башка кирәкле әйберләр әзерлибез. Халык “Малиновские новости” группасында СВОда катнашучыларга кагылган хәбәрләргә җавап бирә, әйберләр туплауда катнаша - ди авыл мәдәният йорты методисты Любовь Смородина.

Әй аулак өй, аулак өй!..

Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә даими  ел буе "Аулак өй" кичәләре үткәрелеп килде. Күп сыйныфлар күңелле чараны уку елының беренче ярты еллыгында үткәрделәр, ә кайберләре әле дә чыгыш ясыйлар.

Һәр сыйныфның чыгышы үзенчәлекле, бер сценарий да кабатланмый. Мәсәлән, март аенда 9а (сыйныф җитәкчесе  З.Фәйрушина), 9б (З. Хакимуллина), 4б (О. Исламгулова), 3а ( Р. Джакупова ), 1 нче (Р. Ануфриева,  тәрбиячеләре  А. Муллагалиева ) сыйныфлары ата-аналарны, тамашачыларны матур чыгышлары белән сокландырдылар.

Гимназиядә сәхнә тормышы гөрләп тора. Иртәннән үк гармун, җыр, курай тавышлары ишетелеп, татар халкының моң дәрьясында йөзәсең.Һәр укучының сәләтен ачуга сыйныф җитәкчеләре дә, сәнгать бүлеге (җитәкчесе Т. Әхмәтов) укытучылары да, татар теле мөгаллимнәре дә зур көч куя.

Бәләбәй спортчылары бию дөньясын яулый

Оренбург шәһәрендәге олимпия резервы училищесының спорт аренасында “Җәйгор-2025” Русия турниры узды. Бу турнир бию спортын яратканнар өчен чын бәйрәмгә әйләнде һәм төрле тарафлардан иң яхшы вәкилләрне җыйды.

Катнашучылар арасында “Чемпион” спорт мәктәбенең “Шанс” бию-спорт клубы спортчылары аерым урынны алып торды. Екатерина белән Геннадий Захаровлар җитәкчелегендә алар истә калырлык матур чыгышлар күрсәтте.

“Юниорлар-1” яшь категориясендә яшь биючеләрнең чыгышлары аеруча чагу булды. Ролан Авзалов белән Зәлинә Гыйләҗева, югары әзерлек дәрәҗәсе һәм төгәллек күрсәтеп, финалга чыктылар һәм латин-америка программасында мактаулы 4 нче урынны алдылар. Алты бию парын узып, аларның чыгышы бөтен команда өчен чын триумф булды.

Аерым чыгышларда да нәтиҗәләр тәэсирләнерлек. “Юниорлар- 2+1” яшь категориясендә Милана Усманова –  көмеш, ә Варвара Метлицкая бронза медальгә лаек булдылар. Бу казанышлар  безнең яшь спортчыларның нинди талантлы һәм тырыш булуларын раслады.

Тупланманы Зәйфә Салихова әзерләде. 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас