Серле йолдызлар һәм планеталар дөньясы борыннан ук кешеләр игътибарын җәлеп иткән. Квиз барышында балалар космоска беренче тапкыр очу, легендар космонавт Юрий Гагарин һәм башка күренекле космосны буйсындыручылар – Алексей Леонов, Валентина Терешкова һ.б. турында белгәннәр.
Космонавт этләр Белка һәм Стрелка, шулай ук Лайка турында балалар таң калып тыңлаганнар.
Чара программасы бай һәм кызыклы булган. Балалар викторина сорауларына җавап биргәннәр, бәйгеләрдә теләп катнашканнар. Ахырда катаншучыларның барсы да бүләк - космик закладкалар алганнар.
Регина Фәизова әзерләде. Фото китапханәдән.