Бу әсәр нигезенә меңнәрчә ташландык авылларның берсенең язмышы салынган. Авылда инде берничә генә кеше яши. Яшиләр һәм юл, дәваханә, кибет юклыктан ничек яшәргә белмиләр?.. Бу сорауга җавап бармы? Бар икән бит! Авылда борын-борыннан шифалы чишмә ага! Менә шул Алтын чишмә аркасында биредә шифаханә төзиләр һәм авыл яңа, бәхетле тормыш белән яши башлый!
Сценарийның авторы, куючысы "Былбыл" татар театры җитәкчесе (тумышы белән Башкортстаннан) Сиринә Зиннурова.
Әлеге театр сайты хәбәрләренә караганда, шәһәрдә яшәүче татар тамашачысы спектакльне бик яратып караган (әнә бит нинди көнүзәк проблема күтәрелгән), "Былбыл" коллективына чиксез рәхмәтләрен белдергән.
Зур шәһәрдә татар театрының булуы, аның уңышлы эшләве минем өчен искиткеч сөенечле яңалык булды. Битарафлык хөкем сөрә, туган телебез авыру бер хәлдә дип, кайчак лаф орсак та, туган тел яши, хәтта телебез сагында торучы татар театрлары эшли.
Афәрин, "Былбыл"! Афәрин, Сиринә ханым!
Зәйфә Салихова.