Бинада гомум практика табибы кабинеты, процедуралар кабинеты (вакцинация кабинеты), гинекология кабинеты һ.б. каралган. Яңа офиста беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмасының заманча моделе принциплары тормышка ашырылачак, бу “Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү” төбәк проктының “Сәламәтлек сагы” милли проектында каралган.
Якын вакытта җиһазлау стандартына ярашлы бүлекчә яңа медицина корылмалары, җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
Әле аның территориясе төзекләндерелә. Бәләбәй Үзәк район дәвахансендә офис 2025 елның июль башында, бинага су һәм канализация кертелгәч, медицина эшчәнлегенә лицензия алынгач ачылачак дип белдерләр.
Медицина кадрларын җәлеп итү мәсьәләсе элеккечә көнүзәк булып кала. Үзәк район дәваханәсе җитәкчелеге, муниципалитет хакимияте аны даими контрольдә тота. Яшь белгечләр “Земский доктор” программасында катнашсалар, авыл сәламәтлек саклау учреждениеләрен медперсонал белән тәэмин итү проблемасы чишелер иде.
Үзәк дәваханәнең баш табибы Рөстәм Ишмурзин хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә Надеждино һәм Родники авылддарында яңа ФАПлар төзүгә аукционнар узган. Бу проектлар “Беренчел сәламәтлек саклау звеносын камилләштерү” федераль проекты чикләрендә тормышка ашырыла.