Новости
17 Апреля 2025, 07:00

"Безнең парк җиңүгә лаек!"

Бәләбәй шәһәренең "Җырчы чишмәләр" паркы  "Русия парклары" II Бөтенрусия премиясенең финалисты булдды. Җиңүчеләрне 23 апрельдә илнең төп парк форумы – Мәскәүдә ParkSeason Expo  V Халыкара күргәзмә -конференциядә, БРИКС илләре форумында, Бөтенрусия парклар директорлары слеты барышында  игълан итәчәкләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Безнең парк җиңүгә лаек!""Безнең парк җиңүгә лаек!"
"Безнең парк җиңүгә лаек!"

 – Финалга чыгу – парк биләмәсен төзекләндерү буенча эшләнгән эшкә югары югары бәяне раслаучы  әһәмиятле казаныш. Парк –  Бәләбәйнең чын визит карточкасы. "Русия парклары" премиясендә катнашу – безнең тәҗрибә белән уртаклашу һәм менә шундый киңлекләр булдыруга башка шәһәрләрне илһамландыру. "Җырчы чишмәләр"нең җиңүгә лаек икәненә без ышанабыз, жюри яклавына өмет итәбез, – дип билгеләде район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев соцчелтәрләрдә.

"БХ" белешмәсе

"Русия парклары" Бөтенрусия премиясе – РФ Төзелеш һәм ЖКХ министрлыгы, РФ парклар ассоциациясе, Бөтенрусия табигатьне саклау җәмгыяте һәм Бөтенрусия урындагы үзидарәне үстерү ассоциациясенең бердәм прооекты.

Премиянең бурычы – "Заманча шәһәр мохитен булдыру" федераль проектының "Тормыш өчен инфраструтура" милли проектын популярлаштыру, иң яхшы паркларны ачыклау һ.б.

Римма Солтанова әзерләде.

 

"Безнең парк җиңүгә лаек!"
"Безнең парк җиңүгә лаек!"
"Безнең парк җиңүгә лаек!"
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас