

17 апрельдә Бәләбәйдә “Алтын кайчы-2025” чәчтараш (парикмахер) осталыгы һәм дизайнер сәнгате конкурсы узды. Аны Бәләбәй районы хакимияте “Фигаро” парикмахер сәнгате үзәге (Уфа шәһәре) ярдәмендә оештырды. Бәйгедә 32 парикмахер сәнгате һәм тырнак сервисы осталары катнашты. Үзәк Мәдәният сараеның бәләкәй залы сәхнәсендә 42 модель прическалар һәм маникюр ярдәмендә кыю, чагу образларын күрсәттеләр.
Профессиональ жюри яшь Бәләбәй осталарының эшләрен югары бәяләде, алар үз эшләре белән пөхтә булу ул матурлык кына түгел, ә наз, дәрт, үз-үзеңә ышану икәнен дә исбатладылар.
Светлана Шириня.
Елена Петрова фотолары.