Новости
18 Апреля 2025, 05:00

Милли кием – халык хәзинәсе

Бүген, 18 апрель, – Башкортстан Республикасы халыкларының милли кием көне. Ул рәсми рәвештә елына ике тапкыр  – апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләнә. Милли кием – һәр халыкның кадерле хәзинәсе, эчке булмышының, күңел дөньясының,  көнкүрешенең чагылышы. Ул халыкларның гаять олы тарихын чагылдыра.

title
Милли кием – халык хәзинәсеМилли кием – халык хәзинәсе
Милли кием – халык хәзинәсе

Кичә, әлеге истәлекле көн алдыннан,  Бәләбәй  биләмәара үзәк китапханәсендә "Милли кием – халык хәзинәсе" дип исемләнгән  зур чара узды. Ул халыклар фольклорына нигезләнгән кич утыру, ягъни "Аулак өй" рәвешендә оештырылды.

Мәктәпләрдән һәм гимназияләрдән китапханә залын тутырып килгән укучылар тамашачы да, катнашучы да булдылар. Чараны алып баручылар Рәсимә Сәлимова (оештыручы)  белән Инна Садыйкова кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар.

Башкортстан – күпмилләтле республика, аның территориясендә 160 тан артык төрле милләт вәкилләре тату, дус яши. Күп төрле милләт вәкилләре яшәгән Бәләбәй турында да шуны ук әйтергә була. "Аулак өй"  чарасында башкорт, татар, чуваш халыкларына хас күркәм йолаларның  үзенчәлекләре  милли киемнәр аша   ачык чагылды.

 Татар гимназиясе укучылары  (укытучылары Рита Ануфриева, Тимерхан Әхмәтов, Энҗе Баһаутдинова)  бик матур итеп "Әбием сандыгы"  чарасын күрсәттеләр. Үзләре дә татар милли киемнәрендә килгән кызлар-малайлар әбиләренең серле сандыгын ачып, андагы кадерле ядкарьләрне барладылар. Бала итәкле татар кызлары күлмәге, альяпкыч, татар кызларының баш киеме--калфак... Чигүле читек килеп чыккач, барсы бергә  дәртләнеп биергә төштеләр. Баш киемнәре –  түбәтәй һәм кәләпүш  матур җыр белән җанланды. Ә әбекәй исә элек яшьләрнең аулак өйләрдә ничек күңел ачуларын, нинди уеннар уйнаганнарын бәян итте.

Коррекцион мәктәп укучылары исә (Гүзәл Садыйкова, Лилия Зарипова) башкортча "Аулак өй"не күрсәттеләр.  "Кешеләрне күрергә, үзебезне күрсәтергә" килдек дип көлдерделәр. "Фант", "Йолдыз санау" уеннарын  уйнап, залның кәефен күтәрделәр. Түшелдерек, (нагрудник), шулай ук кысма (жилет), түбәтәй һ.б. киемнәргә игътибарны юнәлттеләр.

 Башкорт гимназиясе укучылары тукылган палас, башкорт  киемнәре  белән  "Шәҗәрә" турында сөйләп таныштырдылар. Гомәрова Зәримә үз нәсел-нәсәппәренең нәсел агачы турында тирән эчтәлекле, мавыктыргыч итеп бәян итте,  өстендәге әнисе тегеп биргән матур киемнәре үрнәгендә башкорт хатын-кызлары күлмәге, мотлак киелергә тиешле баш киемнәре: кияүгә чыкмаган кызларның  моңлайсасы (үзе кигән иде), кияүдәге хатыннарның  кашмауы турында сөйләде.  Башкорт хатын-кызлары  күлмәкләре өчен ачык төсләр -- кызыл, яшел, сары  һ.б. төсләр сайлаганнар, башкорт орнаментлары кулланганнар. Зәркән эшләнмәләре киеп йөрергә ярата алар. Гимназия кунаклары җыр да бүләк иттеләр.

15 нче урта мәктәп укучылары (Файзуллина Альмира, Габдрахманова Резеда)  башкортча "Каз өмәсе" йоласын күрсәттеләр. Алар каз йолкып, каз канатлары сызырып,  бәйрәм белән дә таныштырдылар, башкорт  киемнәренең матурлыгына, үзенчәлекле булуына да игътибарны юнәлттеләр. Уеннар уйнап, җырлап, табышмаклар әйтеп, курайда уйнап, бар яклап та оста икәннәрен расладылар.

Чуваш гимназиясеннән килгән балалар (Кирилова Полина Г.) исә Мункун – чувашча пасха йоласын күрсәтеп, чуваш халкына хас әлеге бәйрәм үзенчәлекләрен ачтылар. Бу бәйрәмдә төрле төсләргә манып йомырка пешерү юкка түгел, чөнки йомырка – яшәү символы ул.

Чуваш хатын-кызлары баш киеменең ни  өчен очлы булуын белү дә кызыклы булды, бу космос белән бәйле булуны аңлата икән.  Чуваш хатын-кызлары баш киемен мөмкин кадәр күбрәк тәңкәләр белән бизәгәннәр, биегәндә алар искиткеч итеп чыңлап торган, музыка да кирәкмәгән.

Әлеге уку йортыннан килгән укучыларның чуваш орнаментлары белән бизәлгән искиткеч матур милли киемнәре, саф чувашча чыгыш ясаулары сокландырды.

Әйтергә кирәк, укучылар чарага бик тырышып әзерләнгәннәр: күпме күргәзмә әйберләр (паласлар, сандык, комган,, сөлге, һ.б.) алып килгәннәр, милли  киемнәр кигәннәр, , иң мөһиме, күбесе туган телләрендә чыгыш ясап, телләрнең матурлыгын да күрсәтергә тырыштылар. Әлбәттә, укытучыларына, ата-аналарга рәхмәт!

Чара ахырында барлык коллективлар да Үзәк китапханә дипломнары белән бүләкләнделәр. Бер залда төрле милли киемнәрдә  татар, башкорт, чуваш, рус  балаларының бергә булуы, истәлеккә фотога төшүе төрле чәчкәләргә күмелгән болынны хәтерләтте.

Хәзер инде сәхнәләрдә генә түгел, урамнарда да милли баш киеме һ.б. кигән  кешеләрне күрергә була. Исләгәнегез бармы, милли кием киеп куйсаң, шул милләткә лаеклы булырга тырышып, үзеңне  ирексездән тәртипле, әдәпле тотарга тырышасың. Милли кием – милли сыйфат билгесе, тарих, рухи байлык. Бу зур хәзинәне югалтмыйк, кадерләп саклыйк.

Бәйрәм белән, дуслар!

Зәйфә Салихова.

 

Милли кием – халык хәзинәсе
Милли кием – халык хәзинәсе
Милли кием – халык хәзинәсе
Милли кием – халык хәзинәсе
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас