Быел конкурс 11 команда җыйды, аларның һәркайсы чыгышы өчен үз темасын сайлады. Берәүләр спорт белән шөгыльләнү һәм актив яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген сөйләделәр, икенчеләр дөрес туклануга басым ясадылар, ә өченчеләр наркотикларның һәм интернетка бәйлелекнең зыяны проблемасын күтәрделәр.
Һәр чыгыш гади концерт кына булмады, сәламәтлекнең һәм иминлекнең әһәмиятен тирән ачып салды.
Профессионал жюрига иң яхшыларны сайлау җиңел булмады. Алар бөтен командаларның да яхшы әзерләнүен, тема белән ихлас кызыксынуларын билгеләделәр.
Ике команда – “Зожники” (16 тг төркеме) һәм “Тормыш ритмында” (17ис) – өченче урынны бүлештеләр. Икенче урында өч команда: “Стартта чемпионнар” (14ис), “Витаминнар” (12ст) һәм “21 гасыр яшьләре” (11од). Беренче урынны ОИ-11 төркеменнән “Кайнар йөрәкләр” яулады. Гран-при бердәм тавыш белән “Энергетиклар” (Э-11) командасына бирелде.
Регина Фәизова.
Фотолар колледждан.