Новости
1 Мая 2025, 08:00

Һава торышы чәчүчеләр җаена тормый

Үзгәрүчән һава торышы ниятләренә үзгәрешләр кертеп торса да, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәннәре кыр эшләрен дәвам итәләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Һава торышы чәчүчеләр җаена тормыйҺава торышы чәчүчеләр җаена тормый
Һава торышы чәчүчеләр җаена тормый

МР хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматы буенча, 28 апрельгә район буенча 2770  тонна орлык (планга карата 90,2 %) агуланган.

14292 гектар (73,7%) мәйданда дым каплатылган,  5491 гектарда (77,6%) уҗым культуралары тукландырылган. Күпьеллык үләннәр 9876 гектарда (87,5%) тырматылган, 1099 га (21,8%) тукландырылган.

"Северная Нива Башкирия" җәмгыятенең производство подразделениесендә, Якушин В.В. предприятиесе, шулай    ук "Өсән" предприятиесе һәм башка хуҗалыкларда сабан ашлыгын чәчә башладылар.  Сабан культуралары 1354 гектарда (пландагы 26136 ектарга карата 5,2%) чәчелгән, шул  исәптән 110 гектар бөртеклеләр, 865 гектар  – майлы культуралар, 20 га  – берьеллык үләннәр, 359 га күпьеллык үләннәр.

Аграрийлар һәр эш көнен һәм сәгатен нәтиҗәлек файдаланырга , язгы кыр эшләрен мөмкин кадәр кыска вакытта  тәмамларга тырышалар.

Римма Солтанова әзерләде.

Илгиз Насифуллирн фотосы.

 

 

 

Һава торышы чәчүчеләр җаена тормый
Һава торышы чәчүчеләр җаена тормый
Һава торышы чәчүчеләр җаена тормый
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас