Новости
7 Мая 2025, 12:00

Кайчан яшелчә утыртырга була?

Туфрак температурасы - төп момент ул! Әгәр ул бик түбән булса, үсемлекләр озак шыта һәм тулыканлы үсә алмый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кайчан яшелчә утыртырга була?Кайчан яшелчә утыртырга була?
Кайчан яшелчә утыртырга була?

Шуңа күрә 12-15 см тирәнлектәге температураны күзәтү мөһим. Моны ничек эшләргә? Җиңел! Әгәр сездә туфрак термометры бар икән - бик яхшы! Юк икән, гади термометрдан файдаланыгыз.

Төрле культуралар өчен менә нинди температура кирәк:

Кишер, укроп, петрушка, шпинат — +4°C тан да түбән түгел.
Борчак һәм чөгендер — +5°С тан да түбән түгел.
Суганчалар — +8°C тан түбән түгел.
Бәрәңге, редиска, торма —+10°C тан да түбән түгел.
Томат — +12°C тан да түбән түгел.
Кыяр һәм борыч — +15°C тан да түбән түгел.
Баклажан — +18°C тан да түбән түгел.

Фото: vk.com/avulselo

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас