Новости
13 Мая 2025, 06:00

Комсомол өмәсе

11 майда "Шәп балыкчы" төркеме башлангычы белән Комсомол буысы ярын чистарту буенча экологик өмә оештырылды

Добавить в предпочтительные источники Google
Комсомол өмәсеКомсомол өмәсе
Комсомол өмәсе

 – Бәләбәйдә яшәүчеләр безнең акцияне хупладылар һәм актив катнаштылар. Өмәдә катнашучылар үзләре белән чүп-чар җыярга капчыклар алып килделәр. Без бергә сулыкның яр буйларын пластик шешәләрдән, ватык пыяла һәм башка чүп-чардан тазарттык, капчыкларны контейнерларга илттек. Күпләр Комсомол буасының балык тотарга һәм ял итәргә, табигатьтә булырга мөмкин булган шәһәргә якын урын икәнен белә. Барлык бәләбәйлеләргә зур үтенеч: ял урыннарын чүпләмәгез, үзегездән соң чүп калдырмагыз, куаклар астына ыргытмагыз,  аннан тазарту тагын да кыенрак бит, – диде "Шәп балыкчы" төркеме җитәкчесе Андрей Чернов.

Тиздән һәвәскәр балыкчылар Комсомол буасының икенче як ярын тазарту өмәсе уздырырга ниятлиләр һәм анда шәһәр кешеләрен катнашырга чакыралар. Экологик акцияне уздыру вакыты алдан игълан ителәчәк.

Римма Солтанова әзерләде. Фотолар А. Черновтан.

 

 

Комсомол өмәсе
Комсомол өмәсе
Комсомол өмәсе
Комсомол өмәсе
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас