

Надеждино авылыннан Альмир Салаватов СВО башлангач, читтә кала алмаган һәм илебез 80 ел элек көрәшкән кыйммәтләрне яклап, хәрби бурычын үтәргә киткән. Хезмәте вакытында яраланган, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.
Укучылар белән очрашуда яугир махсус хәрби операциянең төп асылын аңлаткан, уздырылучы чараларның стретегик әһәмиятен, хәрби хәрәкәтләрнең тактик үзенчәлекләрен, хезмәттәшләренең каһарманлыгын бәян иткән.
Моннан тыш, ул хәрби хезмәткәрләрнең аптечкасында ниләр барын, беренчел медицина ярдәмен күрсәтү алымнарын күрсәткән.
Укучылар разведчикларның эш үзенчәлеге, пилотсыз очу аппаратлары куллануга бәйле янаулар һ.б. үзләрен кызыксындырган сораулар биргәннәр.. Альмир Хамбал улы барлык сорауларга да җаваплар бирде, бу исә укучыларның заман хәрби хезмәте турында күзаллауларын тирәнәйтте.
Алсу Фәизова әзерләде.
Аксаков биләмә китапханәсеннән.