

Муниципалитет хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматы буенча, 12 майга планлаштырылган 26136 гектар мәйданның 10362 гектарына культуралар чәчелгән.
"Северная Нива Башкирия". җәмгыятенең производство подразделениесендә, "Линда" агрофирмасында, "Өсән" предприятиесе, ИП Якушин В.В., Алексей Гришанинның крестьян-фермер хуҗалыгында һәм районның башка хуҗалыкларында чәчү кампаниясе оешканлык белән алып барыла.
Игенчеләр иртә бөртекле һәм майлы культуралар чәчәләр. Бер үк вакытта уҗым арышы һәм бодае чәчүлекләрен тәрбиялиләр.
Римма Солтанова.
Фотоларда: "Линда" агрофирмасы басуларында.