Новости
20 Мая 2025, 06:00

Әле суыта, әле эсселәтә...

Майның соңгы көннәре нинди булыр?

Добавить в предпочтительные источники Google
Әле суыта, әле эсселәтә...Әле суыта, әле эсселәтә...
Әле суыта, әле эсселәтә...

Башкорстанда майда температура үзгәрүчән булды.

Май азагына һава торышы фаразы белән Гисметео белгечләре таныштырды. 22 һәм 23 майда көнез салкын һава торышын фаразлый алар: +16,+17 градус, төнге һава температурасы +8 градуска кадәр. 26 һәм 27 майда һава +27 градускача җылына.

Майның соңгы көннәрендә көндез +24, +25 градус, ә төндә якынча +15 градус фаразлана.

Русия медеохезмәте мәгълүматы буенча, 23 майда яңгырлар туктаячак, соңыннан 28, 29 һәм 31 майда явым-төшем көтелә.

3 июньнән яңгырлар башлана, башлыча кыска вакытлы. 8 июньгә һава температурасы көндез -21, төнлә +13 грдусчкача түбәнәя.

Русия метеорологлары мондый һава торышының җәйнең беренче ае ахырына кадәр сакланачак дип исәпли. Бик эссе һәм бик салкын һава торышы көтелми.

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас