Новости
23 Мая 2025, 12:00

Урал-батыр" эпосы мотивлары буенча 2 метрлык торт әзерләгән. Шаккатмалы!

Стәрлетамакта яшәүче кондитер Елена Крылова  кондитер декораторлык сәнгате буенча дөнья чемпионатында өченче урынны алган. Ул “Урал-батыр” эпосы мотивлары буенча ике метрлык десерт әзерләгән һәм тортның өстенә Һомай сынын ясаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Урал-батыр" эпосы мотивлары буенча 2 метрлык торт әзерләгән. Шаккатмалы!Урал-батыр" эпосы мотивлары буенча 2 метрлык торт әзерләгән. Шаккатмалы!
Урал-батыр" эпосы мотивлары буенча 2 метрлык торт әзерләгән. Шаккатмалы!

“Мине Самрау кош (башкорт мифологиясендә мифик кош, һава һәм кошлар тәңресе) , Ай һәм кызы Хомай турындагы башкорт риваяте  илһамландырды", – дип сөйләгән Елена Крылова.

Конкурста 37 илдән 800 кеше катнашкан. Кондитер  халыкара конкурста катнашудан зур тәҗрибә алдым, дип белдергән. Ул бу конкурсны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткергән. 

Фото:Елена Крылова/vk.com

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас