Гимназия янындагы мәйдан, һәр елдагыча, гөр килеп торды. Көянтә белән су ташу, ераклыкка сикерү, кул көрәше, милли көрәш, капчык киеп йөгерү, тагын әллә күпме уеннарда катнашты укучылар! Зур бәйрәм!
Башлангыч сыйныфлар түгәрәкләнеп утырып алганнар да үзләре алып килгән тәмлүшкәләре белән сыйланалар әнә. Күпләренең әти- әниләре, әби- бабайлары да килгән. Уеннарда алган бүләкләр дә бихисап җыела икән. Кемнеке күбрәк тә кемнеке шәбрәк?
Бүләкләрне бөтен гимназия белән җыйдылар ич алар. Шуңа күрә алуы да күңелле!
Гимназиянең сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче укучылар сәхнә түрендә җырлар җырлап, биеп, гармунда уйнап, башкаларга концерт күрсәтә. Тамашаны матур итеп 6 а сыйныф укучылары Вәлиева Азалия белән Шәмсетдинов Тимур алып бара.
Монда һәркемгә күңелле, һәркемгә үз һөнәрен күрсәтергә мөмкинлек бар.
Татар халкының милли йоласы-Сабантуй укучылар күңелендә матур истәлек булып гомерлеккә саклансын иде.
Сабан туе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе, шул;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Әйе, эш беткәч уйнарга ярый, дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз.
Люзия Фаттахова,
татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,