Новости
27 Мая 2025, 12:00

Чуваш әдәбияты классигы юбилеена карата шигъри бүләк

"Мин бәхет эзлим" – чуваш әдәбияты классигы Константин Ивановның 135 еллыгына карата "Шуратал" әдәби берләшмәсе әгъзалары чыгарган шигырьләр җыентыгы шулай дип атала.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чуваш әдәбияты классигы юбилеена карата шигъри бүләкЧуваш әдәбияты классигы юбилеена карата шигъри бүләк
Чуваш әдәбияты классигы юбилеена карата шигъри бүләк

Өч шагыйрә: Бәләбәй районыннан Лидия Мәүлетова, Миякә – Меланья Никифорова һәм Авыргазы районыннан Нина Степанова аларның шигъри әсәрләрен берләштергән альманах чыгарганнар.

Л. Мәүлетованың "Мин бәхет эзлим" поэмасы җыентыкның исемен  ачыклаган.

Өч шагыйрьнең дә иҗатында классикның әдәби сәләте һәм чуваш халкының мәдәни мирасы чагылыш тапкан.

Исегезгә төшерәбез, Лидия Мәүлетова һәм Меланья Никифорова үз вакытында Бәләбәйдә 1997-2021 елларда узган "Илһам чишмәләре" төбәкара шигърият фестивале лауреатлары булдылар.

Константин Васильевич Иванов  1890 елның 27 маенда Слакбаш авылында туган.

Гомере кыска була, әмма аның "Нарспи" поэмасы, авторның үзе шикелле, үлемсез.

Любовь Иванова. Автор фотосы.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас